Эчтәлеккә күчү

Һиндстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиндстан latin yazuında])
(Hindstan битеннән юнәлтелде)
Һиндстан
Байрак
Илтамга
Шигарь सत्यमेव जयते Edit this on Wikidata
Башкала Яңа Дәһли
Халык саны 1 326 093 247 (бәя, 2020) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 15 август 1947 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Һиндстан стандарт вакыты
Рәсми тел һинд теле, инглиз теле
География
Мәйдан 3,287,263 км²
Координатлар 22.8°N 83°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Драупади Мурму
Хөкүмәт башлыгы Нарендра Моди
0°0′0″N 0°0′0″E
Диннәр Һинд дине, Ислам, Христианлык, Сикхчылык, Буддачылык, Җәйничелек Edit this on Wikidata
Икътисад
ТЭП $3 150 307 million (2021), $3 385 090 million (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Һиндстан рупиясе
Эшсезлек дәрәҗәсе 4% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.28 (2021)[2]
КПҮИ 0.633 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 70.03 ел (2021)[4]
Джини коэффициенты 35.7 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 1-0-0 (полиция)[6]
  • 101 (янгын сакчылары)[6]
  • 102 (ашыгыч тыйб ярдәме)[6]
  • 108 (чрезвычайная ситуация)
  • Электр аергычы төре Europlug,[7] D төре,[7] BS 546[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
    Телефон коды +91
    ISO 3166-1 коды IN
    ХОК коды IND
    Интернет домены .in,[9] .ભારત, .भारत, .ଭାରତ, .ਭਾਰਤ, .ভারত, .இந்தியா, .భారత్, .ভাৰত, .بھارت, .ಭಾರತ, .ഭാരതം

    Һиндстан Җөмһүрияте, Һиндстан (һинди भारत गणराज्य, ингл. Republic of India) — Көньяк Азиядә урнашкан дәүләт. Һиндстан мәйдан буенча дөньяда җиденче, халык саны буенча икенче урын алып тора. Һиндстан көнбатышта Пакьстан белән, төньяк-көнчыгышта Кытай, Непал һәм Бутан белән, көнчыгышта Бангладеш һәм Мьянма белән чиктәш. Моннан тыш Һиндстанның Мальдивлар белән көньяк-көнбатышта, Шри-Ланка белән көньякта һәм Индонезия белән көньяк-көнчыгышта диңгез чикләре бар. Җамму һәм Кәшмир бәхәсле штатлары Әфганстан белән чиктәш.

    Һиндстан Һинд елгасы үзәне цивилизациясенең ватаны булып тора. Үзенең озын тарихы дәвамында Һиндстан мөһим сәүдә юлларының үзәге булып тора, югары мәдәнияте һәм байлыклары белән дан тоткан була.

    Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.

    Һиндстан атамасы Бөек Моголлар Империясе чорыннан башлап кулланыла. Илнең атамасы Һинд елгасының тарихи атамасы булган санскрит телендәге синдһу (санскр. सिन्धु) сүзеннән килә. Һиндстан Конституциясе илнең тагын бер атамасын кабул итә — Бһарат (һинди भारत). Ул борынгы Һинд патшасының санскриттагы исеменнән барлыкка килә.

    Һиндстан рәсми символлары
    Милли хайван
    Милли кош
    Милли агач
    Милли чәчәк
    Саклау астындагы хайван
    Милли диңгез имезүчеләре
    Милли сөйрәлүче
    Саклау астындагы имезүчеләр
    Милли җимеш
    Милли гыйбадәтханә
    Милли елга
    Милли тау

    Төп мәкалә: Һиндстан тарихы

    Субконтинентта беренче билгеле даими тораклар 9000 ел элек Мадхья-Прадеш штатының Бхимбетка дигән җирендә килеп чыккан. Соң неолитның археологик мәдәниятләре Һинд елгасы үзәнендә б. э. к. 6000 елдан 2000 елга кадәрге арада, Көньяк Һиндстанда 2800 елдан 1200 елга кадәрге арада чәчәк ата.

    Бронза гасыры Һинд субконтинентында якынча б.э.к. 3300 елда металлургиянең киң җәелүе һәм бакыр, бронза, аккургаш сыман металларны эретергә өйрәнүдән башлана.

    Һинд цивилизациясенең чәчәк атуы б. э. к. 2600 ел белән 1900 ел арасына туры килә. Бу вакытта Һинд субконтинентында шәһәр цивилизациясе барлыкка килә һәм монументаль төзелеш алып барыла. Төп шәһәрсыман яшәү җирләре булып хәзерге Пакистандагы Хараппа һәм Мохенджо-Даро һәм хәзерге Һиндстандагы Дхолавира һәм Лотхал тора.

    Веда цивилизациясе

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Веда мәдәнияте — һинд-арийларга карый, һәм индуизмның санскритта төзелгән изге язамалары Ведалар белән ассоцияцияләнә. Көнбатыш галимнәре фикере буенча бу мәдәният б. э. к. 1500 ел белән 500 ел арасында яшәгән. Ләкин бу фикер белән Веда чорының башы б. э. к. IV меңьеллыкка караганын алга сөрүче Һиндстан галимнәре ризалашмый.

    Галимнәр фикеренчә, тимер гасырының башы төньяк-көнбатыш Һиндстанда б. э. к. X гасырга туры килә.

    Махаджанападалар

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Ведалар чорының ахырында Һинд субконтинентында кечкенә патшалыклар һәм шәһәр-дәүләтләр килеп чыга. Б. э. к. V гасырда 16 патшалык формалаша: Каши, Косала, Анга, Магадха, Вриджи, Малла, Чеди, Вамша, Куру, Панчала, Матсья, Шурасена, Ассака, Аванти, Гандхара һәм Камбоҗа — алар Махаджанападалар буларак та билгеле. Бу чорда шәһәр халкы саны арта. Шулай ук күпсанлы ваграк дәүләтләр дә була. Ул чорның белемле кешеләре санскритта, гади халык исә панкрит дип аталучы телнең төрле диалектларында сөйләшә торган булган.

    Бу вакытта төп дин булып брахманнар тарафыннан үткәрелүче төрле катлаулы ритуаллар тора. Шулай ук б. э. к. VI гасырда Сиддхарта Гаутама (Будда) үзенең тәгълиматына нигез сала, якынча аның белән бер үк вакытларда соңрак джайнизм буларак формалашачак диннең тәгълиматын Махавира тарата.

    Фарсы һәм грек басып керүләре

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
    Александр Македонскийның явы хәзерге Һиндстанның төньяк өлешенә кадәр барып җитә

    Б. э. к. якынча 520 елда, Фарсы илендә Дарий I хакимлек иткәндә, Һинд субконтинентының төньяк өлеше (хәзерге көнчыгыш Әфганстан һәм Пакистан) Ахеменидлар империясе тарафыннан яулап алына һәм ике гасыр дәвамында адарга буйсынып яши.

    Б. э. к. 334 елда Александр Македонский, Кече Азия ярымутравын һәм Ахеменидлар империясен яулап алып, Һинд субконтинентының төньяк-көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә. Гидасп янындагы сугышта Пор патшаны җиңгәннән соң ул Пенджабның зур өлешен буйсындыра. Күп кенә македонияле гаскәрне яулап алынган җирләрдә калдырып ул үзе көньяк-көнбатышка китә.

    Магадха империясе

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    16 махаджанапада арасында иң мөһим урынны б. э. к. 684 елда нигез салынган Магадха исемлесе алып тора. Аның башкаласы булып Раджагриха шәһәре торган. Соңрак аңа Паталипутра атамасы бирелә. Б. э. к. 424 елда бу дәүләт башына Нанда династиясе килә.

    Б.э.к. 321 елда Чандрагупта Маурья Чанакья белән берлектә Нанда династиясен бәреп төшереп Магадхада Маурья династиясенә нигез сала, Маурья империясе барлыкка килә.

    Маурья империясенең чәчәк аткан чорындагы территорияләре зәңгәр белән, империя белән иттифакта торучы дәүләтләр ачык зәңгәр белән күрсәтелгән.

    Төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләре

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Һиндстанның төньяк-көнбатыш катнаш мәдәниятләренә һинд-грек, һинд-скиф, һинд-парфян һәм һинд-сасанид мәдәниятләре карый. Һинд-грек патшалыгының нигезе грек-бактралы Деметрий патша тарафыннан б. э. к. 180 елда салына һәм хәзерге Әфганстан һәм Пакистан территорияләрен алып тора. Бу дәүләт якынча ике гасыр яши. Һинд-скифлар Себердән Бактрага, соңрак Согдианага, Кәшмирга, Гандхарага һәм, ниһаять, Һиндстанга күчеп килүче скифлар булган. Аларның патшалыгы б. э. к. II—I гасырларда яши. Соңрак Парфян патшалыгы бүгенге Әфганстанның күпчелек җирләрен басып ала һәм яңа мәдәният чыганагы була.

    Деметрий I БактралыҺинд-грек патшалыгына нигез салучы, фил башын төшерелгән таҗ Һиндстанны яулап алуын аңлата

    Гуптлар империясе белән бер үк вакытта яшәгән Фарсы Сасанид империясе бүгенге Пакистан территориясенә кадәр җәелә һәм бу җирдә һинд-фарсы мәдәнияте туа.

    Һиндстанда классик чор VII гасырда Төньяк Һиндстанның Харша патша идарә иткән заманда торгызылуы белән башлана һәм XIV гасырда мөселманнарның бәреп керүе белән тәмамлана. Бу чорда һинд сәнгате чәчәк атуга ирешә һәм төп дини һәм фәлсәфи тәгълиматлар, бүгенге көндә яшәп килүче индуизм, буддизм һәм джайнизмның төрле тармакларының килеп чыгуына сәбәпче булып үсеш ала.

    VII гасырда Харша патша уңышлы рәвештә Төньяк Һиндстанны берләштерә. Тик бу берләшмә озын гомерле булмыйча Харша патшаның үлеменнән соң тиз арада таркала.

    Көньяк Һиндстанда урнашкан патшалыклар бу чорда, Көньяк-көнчыгыш Азиядәге күп кенә җирләрне кул астына төшереп, үзләренең йогынтысын Индонезиягә кадәр җиткерәләр. Классик чорда җирле телләрдә әдәбият һәм архитектура югары дәрәҗәгә ирешә.

    1611 елны Һиндстан җиренә инглизләр килә. «Сәүдә»не сылтау итеп, алар Һиндстанны ачыктан-ачык талый башлыйлар. Шушы байлыклар Англиядә капитализм үсешен тизләтә.

    Ике йөз ел буена инглизләрнең талавы нәтиҗәсендә һиндстан халкы коточкыч хәерчелеккә дучар ителә, үлем хәленә килә. Түзәр хәле калмагач, 1857 елда халык, кулына корал тотып, колонизаторларга каршы баш күтәрә. Ләкин җиңүгә ирешә алмый.

    1885 елны буржуаз-алпавытлар партиясе — һиндстан милли кәнгрис партиясе төзелә. Егерме-утыз елдан соң партиянең эчендә сул канат барлыкка килә. Ул Англиянең хакимлеген җимерү өчен көрәшүне үз максаты итеп куя.

    Беренче бөтендөнья сугышыннан соң һиндстанны куәтле милли азатлык хәрәкәте чолгап ала. Бу хәрәкәт Бөек Октябрь социалистик революциясенең турыдан-туры йогынтысы белән киңәйгәннән-киңәя бара. Завод-фабрикаларда беренче көчле забастовкалар булып үтә. Сыйнфый көрәш барышында беренче профсоюзлар һәм беренче коммунистик группалар барлыкка килә.

    1942 елны Милли кәнгрис партиясе милли хөкүмәт төзүне таләп итә. Моңа җавап итеп, инглизләр партия җитәкчеләреннән Ганди, Неру һ. б. ларны кулга алалар. 1946 елны илдә гаять киеренке хәл туа. Бөтендөнья сугышында хәлсезләнгән Англия биредә көчәя баргач милли азатлык хәрәкәтенә каршы тора алмый. 1947 елны Англия, илне икегә бүлеп, икесенә дә, Пакстанга һәм һиндстанга доминион хокукы бирергә мәҗбүр була.

    Беренче милли хөкүмәтнең премьер-министры Җаваһарлал Неру була. Ләкин Һиндстан доминион булып озак яшәми. Өч елдан соң, 1950 елның 26 гыйнварында, Һиндстан хөкүмәте илне бәйсез, мөстәкыйль дәүләт итеп игълан итә.[10]

    Географик мәгълүмат

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Төп мәкалә Һиндстан географиясе.

    Һиндстан Көньяк Азия территориясендә урнашкан. Мәйданы буенча бу дәүләт дөньяда җиденче урында тора (3 287 590 км², шул исәптә, коры җир: 90,44 %, су: 9,56 %). Халык саны буенча исә Һиндстан икенче урында (1 131 191 071 кеше). Һиндстан Пакистан, Кытай, Непал, Бутан, Бангладеш һәм Мьянма илләре белән чиктәш. Шулай ук су буенча Мальдив утраулары, Шри-Ланка һәм Индонезия белән чиктәш. Сорау астында булган Джамму һәм Кәшмир территориясе Әфганстан белән чиктәш.

    Административ бүленү

    [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Төп мәкалә Һиндстан административ бүленүе.

    Һиндстан – федератив җөмһүрият. Ул 28 штаттан, 6 союз территориядән һәм Милли башкала Дели округыннан тора. Бөтен штатларда үзләре сайлаган хөкүмәтләр бар. Штатларның күбесе халык сөйләгән телгә нигезләп төзелгән.

    1948 елны Һиндстан егерме сигез штат һәм берничә ханлыктан торса, 1956 ел реформасы буенча илдә бары тик зурайтылган 14 штат кала.

    Административ бүленү
    Татар атамасы Җирле атама Башкала Мәйдан Халык саны (2007)
    Штатлар
    Андхра-Прадешингл. Andhra Pradesh
    хинди आन्ध्र प्रदेश
    телугу ఆంధ్ర ప్రదేశ్
    урду آندھرا پردیش
    Хайдарабад27506880 499 421
    Аруначал-Прадешингл. Arunachal Pradesh
    хинди अरुणाचल प्रदेश
    Итанагар837431 230 660
    Ассамингл. Assam
    хинди असम
    ассам. অসম
    Диспур7843828 729 164
    Бихарингл. Bihar
    хинди बिहार
    Патна9920094 129 492
    Гоаингл. Goa
    хинди गोवा
    конкани गोंय
    маратхи गोवा
    Панаджи37021 433 952
    Гөҗәратингл. Gujarat
    хинди गुजरात
    гөҗәрати ગુજરાત
    Гандинагар19602455 696 629
    Джамму һәм Кәшмирингл. Jammu and Kashmir
    хинди जम्मू और कश्मीर
    урду جموں و کشمیر
    кашмири جۄم تٕ کٔشېر
    Шринагар22223611 442 151
    Джаркхандингл. Jharkhand
    хинди झारखंड
    Ранчи7467729 863 038
    Көнбатыш Бенгалияингл. West Bengal
    хинди पश्चिम बंगाल
    бенгали পশ্চিমবঙ্গ
    Колката8875286 787 185
    Карнатакаингл. Karnataka
    хинди कर्नाटक
    каннада ಕರ್ನಾಟಕ
    Бангалор19179156 788 225
    Кералаингл. Kerala
    хинди केरल
    малаялам കേരളം
    Тируванантапурам3886332 976 282
    Мадхья-Прадешингл. Madhya Pradesh
    хинди मध्य प्रदेश
    Бхопал30825267 350 486
    Манипурингл. Manipur
    хинди मणिपुर
    манипури মনিপুর
    Импхал223272 722 938
    Махараштраингл. Maharashtra
    хинди महाराष्ट्र
    маратхи महाराष्ट्र
    Мумбаи307690106 811 880
    Мегхалаяингл. Meghalaya
    хинди मेघालय
    Шиллонг224292 633 349
    Мизорамингл. Mizoram
    хинди मिज़ोरम
    Аиджал210811 018 406
    Нагаландингл. Nagaland
    хинди नागालैंड
    Кохима165792 585 906
    Ориссаингл. Orissa
    хинди उड़ीसा
    ория ଓଡ଼ିଶା
    Бхубанешвар15570739 285 142
    Пенджабингл. Punjab
    хинди पंजाब
    пенджаби ਪੰਜਾਬ
    Чандигарх5036226 434 809
    Раҗастханингл. Rajasthan
    хинди राजस्थान
    Джайпур34223963 904 350
    Сиккимингл. Sikkim
    хинди सिक्किम
    непали सिक्किम
    Гангток7096622 831
    Тамил-Надуингл. Tamil Nadu
    хинди तमिलनाडु
    тамил. தமிழ்நாடு
    Ченнай13005864 881 871
    Трипураингл. Tripura
    хинди त्रिपुराु
    бенгали ত্রিপুরা
    Агартала104863 441 822
    Уттаракхандингл. Uttarakhand
    хинди उत्तराखंड
    Дехрадун511259 237 587
    Уттар-Прадешингл. Uttar Pradesh
    хинди उत्तर प्रदेश
    урду اتر پردیش
    Лакхнау243286186 296 036
    Харьянаингл. Haryana
    хинди हरियाणा
    пенджаби ਹਰਿਆਣਾ
    Чандигарх4421223 822 640
    Химачал-Прадешингл. Himachal Pradesh
    хинди हिमाचल प्रदेश
    Шимла556736 552 621
    Чхаттисгархингл. Chhattisgarh
    хинди छत्तीसगढ
    Райпур13519422 529 537
    Союз территорияләре
    Андаман һәм Никобар утрауларыингл. Andaman and Nicobar Islands
    хинди अंडमान और निकोबार द्वीप समूह
    Порт-Блэр8249405 525
    Дадра һәм Нагар-Хавелиингл. Dadra and Nagar Haveli
    хинди दादरा और नगर हवेली
    гөҗәрати દાદરા અને નગર હવેલી
    Силвасса491278 826
    Даман һәм Диуингл. Daman and Diu
    хинди दमन और दीव
    гөҗәрати દમણ અને દિય
    Даман112200 284
    Лакшадвипингл. Lakshadweep
    хинди लक्षद्वीप
    малаялам ലക്ഷദ്വീപ
    Каваратти3265 545
    Пондишериингл. Pondicherry
    хинди पांडिचेरी
    фран. Pondichéry
    малаялам പുതുച്ചേരി
    тамил. புதுச்சேரி
    телугу పుదుచ్చేర
    Пудучерри4921 071 578
    Чандигархингл. Chandigarh
    хинди चंडीगढ़
    пенджаби ੰਡੀਗੜ੍ਹ
    Чандигарх1141 074 625
    Милли башкала округы
    ДелиМилли башкала округы Delhi
    хинди दिल्ली
    урду دلی
    пенджаби ਦਿੱਲੀ
    Дели148316 862 735

    “Халык уй-хыялын беркетүче”: мәгънәсе шулай аңлатыла торган “Jana gaṇa mana adhināẏaka” (जनगणमन-अधिनायक ) җыры — олы һәм күпхалыклы, күпмилләтле Һиндстанның дәүләт гимны. Аның көен һәм сүзләрен 1861-1941 елларда яшәгән язучы, шагыйрь, көйязар, рәссам һәм җырчы Рабиндранат Тагор һинди һәм бенгал телләрендә иҗат итеп калдырган. Автор гимн текстын үзе үк инглиз теленә дә күчергән. Хәзерге заманда шигырь аңарда аталган төбәкләр һәм башка халыклар телләренә дә тәрҗемә ителгән.

    Рабиндранат Тагор
    जनगणमन-अधिनायक जय हे

    भारतभाग्यविधाता!

    पंजाब सिन्ध गुजरात मराठा

    द्राविड़ उत्कल बंग

    विन्ध्य हिमाचल यमुना गंगा

    उच्छलजलधितरंग

    तव शुभ नामे जागे,

    तव शुभ आशिष मागे

    गाहे तव जयगाथा।

    जनगणमंगलदायक जय हे

    भारतभाग्यविधाता!

    जय हे, जय हे, जय हे,

    जय जय जय जय हे।।

    Jana-gaṇa-mana adhināyaka jaya hē

    Bhārata-bhāgya-vidhātā.

    Pañjāba-Sindha-Gujarāta-Marāṭhā,

    Drāviṛa-Utkala Baṅga

    Vindhya Himācala Yamunā Gaṅgā,

    Ucchala jaladhi taraṅga

    Tava śubha nāmē jāgē,

    tava śubhāśīṣa māṅgē

    gāhē tava jaya gāthā.

    Jana gaṇa maṅgala-dāyaka jaya hē,

    Bhārata bhāgya vidhātā.

    Jaya hē, jaya hē, jaya hē,

    jaya jaya jaya jaya hē.

    Дан сиңа, дан халык уй-хыялын беркетүче,

    Бһарат язмышын хәл итүче,

    Пәнҗаб, Синдһа, Гөҗарат, Маратһа илһамы,

    Дравид, Одиша, Бенгал җаны.

    Исемең Виндһья, Һималай тауларында,

    Ямуна һәм Ганг моңнарында,

    Һәм тәкрарлый рухланып аны,

    Дулкын кагып, Һинд океаны.

    Син иминлек, өмет бирүче,

    Дан сиңа, дан, халыкны бәхеткә илтүче,

    Бһарат язмышын хәл итүче.

    Дан сиңа, дан сиңа, шөһрәт-дан,

    Дан сиңа, дан сиңа, Һиндстан!

    Төп мәкалә: Һиндстан халкы.

    Халык саны буенча Һиндстан дөньяда Кытайдан соң икенче урында тора (1,15 млрд кеше). Халыкның 70% авылларда яши. Һиндстанның иң зур шәһәрләре: Мумбаи (элеккеге Бомбей), Дели, Колката (элеккеге Калькутта), Ченнай (элеккеге Мадрас), Бангалор, Хайдарабад һәм Ахмадабад.

    Һиндстанда индуизм, буддизм, сикхизм һәм җайнизм кебек диннәр барлыкка килгән. Безнең эраның беренче меңьеллыгында Һинд субконтинентына зороастризм, яһүд дине, христианлык һәм ислам диннәре дә килеп җитә һәм төбәк мәдәниятенең төрлеләнүенә үз өлешен кертәләр.

    Һинд дине — Һиндстанда иң киң таралган дин, ул халыкның 80 % ын тәшкил итә. Ислам — халыкның ~15 % ы, тарафдарлары зурлыгы буенча икенче дин. Һиндстанда башка төп дини төркемнәр — христианнар (2,3 %), сикхлар (1,9 %), буддачылык вәкилләре (0,8 %) һәм джайнилар (0,4 %). 2011 елда һиндларның 0,9 % ы бернинди дин дә тотмый.

    1. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
    2. Error: Unable to display the reference from Wikidata properly. Technical details:
      • Reason for the failure of {{Cite web}}: The output template call would miss the mandatory parameter url.
      • Reason for the failure of {{Cite Q}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      See the documentation for further details.
    3. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified (2022).
    4. Error: Unable to display the reference from Wikidata properly. Technical details:
      • Reason for the failure of {{Cite web}}: The output template call would miss the mandatory parameter url.
      • Reason for the failure of {{Cite Q}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      See the documentation for further details.
    5. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
    6. 1 2 3 Error: Unable to display the reference from Wikidata properly. Technical details:
      • Reason for the failure of {{Cite web}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      • Reason for the failure of {{Cite Q}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      See the documentation for further details.
    7. 1 2 3 4 Error: Unable to display the reference from Wikidata properly. Technical details:
      • Reason for the failure of {{Cite web}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      • Reason for the failure of {{Cite Q}}: The Wikidata reference contains the property Калып:Property, which is not assigned to any parameter of this template.
      See the documentation for further details.
    8. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
    9. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
    10. М. Мәхмүтов. Казан-Дәһли (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-05-02, retrieved 2012-05-11